“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе территорияләрне саклау һәм эпиднадзор бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Усманова Уфа мэриясендә узган оператив киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, сезон башланганнан бирле республиканың медицина оешмасында талпан тешләүләре турында 676 кеше, шул исәптән 285 бала мөрәҗәгать иткән.
Шул ук вакытта талпан энцефалиты һәм боррелиоз авырулары әлегә ачыкланмаган. Хәлне күзәтү кысаларында лабораторияләрдә дүрт энцефалит талпан ачыкланган, ә 11 проценты боррелиоз йөртүчеләр булган.
"Әле паркларда, скверларда һәм башка җәмәгать урыннарында акарицид эшкәртүләр үткәрелә. Планлаштырылган 1000 гектарның 80 проценты эшкәртелгән, бу эш 1 майга кадәр тәмамланырга тиеш", - дип белдерә ведомство вәкиле.
Фото: zhukovskiyriamo.ru