Уфада 14 яшьлек Капитолина Санникова югалган. Мәктәп укучысы кичә өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган, дип хәбәр итә «БашРегионСпас»эзләү оешмасы волонтерлары.
Югалган кызның билгеләре: буе 170 сантиметр, уртача гәүдәле, кара-коңгырт чәчле. Кызда гетерохромия: бер күзе — соры, ә икенчесе кара төстә.
Югалган көнне ул ачык-сары төстәге толстовка, кара клеш джинсы һәм кара кроссовкалар кигән була.
Капитолинаны күрүче яки аның кайда булуын белүче һәркемгә 8(937)3-102-112 яки 112 телефоны буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Фото:Поисковый отряд «БашРегионСпас»