+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бер минутка да күзәтүсез калдырмагыз!

Сакмар елгасы буенда булган фаҗигале хәлнең кайбер нечкәлекләре билгеле.

Бер минутка да күзәтүсез калдырмагыз!
Бер минутка да күзәтүсез калдырмагыз!

Хәйбулла районында кичә бер яшьлек баланың суга батып үлүен хәбәр иткән идек инде. Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Сибай районара тикшерү бүлеге тарафыннан кечкенә баланың үлем очрагы буенча тикшерү башланган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 23 апрельдә 24 яшьлек хатын 1 һәм 2 яшьлек ике баласы, шулай ук ахирәтләре белән Янтыш авылында, Сакмар елгасы яр буенда була. Бервакыт әни кеше бер яшьлек баласын күз уңыннан югалта. Үзаллы эзләү нәтиҗә бирми һәм хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Берникадәр вакыттан соң баланың гәүдәсе елгада, агым буенча түбәнрәк урында табыла.

Фаҗига урынына тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре килгән. Тикшерү үткәрелгән, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, шаһитлардан сорау алына, гаиләнең торак-көнкүреш шартлары өйрәнелә, булган хәлнең барлык сәбәпләре һәм шартлары билгеләнә.

Тикшерү идарәсендә искәртүләренчә, балалар белән сулыклар янында бергә булганда да бик уяу булырга һәм аларны бер минутка да күзәтүсез калдырмаска кирәк. Балаларга сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз, хәвефсезлек чараларын үтәргә өйрәтегез, җиһазландырылмаган урыннарда һәм өлкәннәр булмаганда су коенырга рөхсәт итмәгез, аларга көчле агым булганда тирәнгә керергә рөхсәт итмәгез, аны кайвакыт хәтта өлкән кешегә дә җиңү авыр.

 

Фото: МЧС по РБ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: