+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кая ашыгасыз?!

Быел коену сезонын кайберәүләр апрель аенда ук башлады.

“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак ЦУРдан  “Сәлам” тапшыруының туры эфирында пляж сезоны рәсми ачылганчы сулыкларда су коену хәвефле булуын белдерде.

"Республиканың барлык пляжлары, су һәм комга экспертиза, лаборатория тикшерүләре үткәргәннән соң, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм “Роспотребнадзор”дан рөхсәт документлары алачак. Кыргый урыннарда су коену йогышлы авырулар, эчәк инфекцияләре һәм паразитлар йоктыру куркынычын арттыра”, — дип кисәтте ведомство башлыгы.

Эксперт ассызыклавынча, көнкүрештә язгы ташкын вакытында су басу зонасына эләккән шәхси коелардан, скважиналардан һәм башка объектлардан алынган суны кулланырга ярамый.

"Су киткәч, аны лаборатория тикшеренүләре үткәргәч, чистарткач, дезинфекцияләгәч кенә эчәргә мөмкин.  Суның сыйфатын без муниципалитетлар белән берлектә контрольдә тотабыз. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, гражданнарга суны кайнатканнан соң гына кулланырга киңәш ителә”, — дип аңлатты Анна Казак.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: