+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Москит челтәренә ышанмагыз!

Уфаның Сипайлово бистәсендә ике яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән.

Тәрәзәләр ачылда да...
Тәрәзәләр ачылда да...

Бәхетсезлек очрагы 23 апрельдә, кичке алтылар тирәсендә, Баязит Бикбай урамында булган.

Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, бала өйдә әти-әнисе белән булган. Бервакыт сабый тәрәзә янына килеп, москит челтәренә таяна һәм икенче кат биеклегеннән егылып төшә. Ашыгыч ярдәм табиблары аны дәваханәгә алып киткәннәр.

"Балаларны ачык тәрәзәле бүлмәдә караучысыз калдырмагыз. Москит челтәре егылудан саклый алмый, ул моның өчен билгеләнмәгән. Тәрәзәләргә махсус блокаторлар куегыз яки тәрәзәләрне ябыгыз һәм балаларны ача алмасын өчен тоткаларын алыгыз”, - дип искәрттеләр Уфаның Гражданнарны яклау идарәсендә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: