Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә Уфада тәрәзәдән егылып төшкән ике яшьлек кызның хәле турында хәбәр иттеләр.
"Хәле тотрыклы. Оператив дәвалау планлаштырыла", - дип белдерделәр ведомствода.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, Уфаның Сипайлово бистәсендә ике яшьлек кыз кичә тәрәзәдән егылып төшкән. Инцидент кичке алтылар тирәсендә Баязит Бикбай урамында була. Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, бала әти-әнисе белән өйдә булган. Бервакыт сабый тәрәзә янына килеп, москит челтәренә таянган һәм икенче кат биеклегеннән егылып төшкән. Ашыгыч ярдәм табиблары баланы дәваханәгә алып киткәннәр.