+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Үз балаларыннан качып йөри

Ике баласына 1,5 миллионнан артык бурычы җыелган әтине эзлиләр.

Үз балаларыннан качып йөри
Үз балаларыннан качып йөри

Башкортстанда Туймазы һәм Туймазы районы приставлары балигъ булмаган балаларына акча түләмәгән өчен Вадим исемле кешене эзлиләр. Суд приставларының төбәк хезмәте мәгълүматлары буенча, Чакмагыш районының Чакмагыш авылында туган 38 яшьлек ирнең 2008 һәм 2010 елда туган ике баласына 1,5 миллион сумнан артык бурычы бар.

"Гражданны Русия Федерациясеннән читкә чыгу хокукында чикләделәр. Ул Екатеринбургта качып ята, анда товар ташу буенча хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Вадим Д. эзләүгә игълан ителгән. Әлеге гражданның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемне Русия ГУФССП дежур частена 8 (987) 587 26 16, 8 (347) 273-56-40телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз “, — дип хәбәр итәләр ведомствода.

Фото:ГУФССП России по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: