+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Машинадан чыгып очканнар...

Авариягә очраган автомобильдә ике айлык сабый һәм аның әнисе булган.

Машинадан чыгып очканнар...
Машинадан чыгып очканнар...

Республика балалар клиник дәваханәсендәге балалар санитар авиациясенең яңа туган балаларны реанимацияләү бригадасы, Стәрлетамактагы  пациент янына юл тоткан вакытта, юлда авариядә зыян күргән ике айлык сабыйга һәм аның әнисенә ярдәм күрсәтә. Юл-транспорт һәлакәте Толбазы авылы тирәсендә, алар килеп җитәргә берничә минут кала булган.

“Авариядә ике айлык бала һәм аның әнисе зыян күргән. Алар, хәвефсезлек каешлары белән каптырылган булуга карамастан, машина салоныннан чыгып очканнар Республика балалар клиник дәваханәсе белгечләре, ашыгыч ярдәм бригадасы белән бергә, балага вакыйга урынында ярдәм күрсәтә. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, баланы һәм әнисен тикшерү өчен Стәрлетамакның 1нче шәһәр дәваханәсенә китерәләр”, — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: