+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

28нче көн...

Коткаручылар югалган үсмерләрне эзләүне дәвам итә.

28нче көн...
28нче көн...

Уфада коткаручылар 30 мартта хәбәрсез югалган 13 яшьлек Павел Паличев һәм 14 яшьлек Дамир Әдеһәмовны эзләүне дәвам итә. Аларны эзләүдә йөзү чаралары, янгын-коткару вертолеты кулланыла, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Кирилл Первов.

“Эзләүләр башланганнан бирле барлыгы 2400дән артык кеше һәм 107 берәмлек техника җәлеп ителде", — диде ведомство җитәкчесе.

Соңгы ике атна дәвамында “ЛизаАлерт" волонтерлары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, судагы агач калдыкларын аралый, тикшерә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең махсус янгын-коткару часте коткару катеры җәлеп ителгән, 200 километрдан артык яр буе линиясе эшкәртелгән, дистәләгән җимерекләр чистартылган һәм тикшерелгән.

 

Фото:"ЛизаАлерт" отряды

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: