+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өч баласын эт тормышында яшәткән...

Республикада 43 яшьлек хатынның балалары җылы аш, тыныч тормыш күрми үсә.

Өч баласын эт тормышында яшәткән...
Өч баласын эт тормышында яшәткән...

Уфада полиция хезмәткәрләре ата-ана хокукларын үтәмәгән өчен өч балигъ булмаган баланың әнисенә карата җинаять эше кузгаткан. Уфа буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 43 яшьлек хатын 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге балигъ булмаган балаларын тәрбияләү, тоту һәм укыту буенча бурычларын үтәмәгән, аларны антисанитар шартларда яшәткән. Әни кеше алкогольне чиктән тыш күп кулланган, шул ук вакытта даими рәвештә ызгыш-талаш, сугышулар оештырган.

Хатынны начар әни буларак исәпкә куйганнар. Аңа карата берничә тапкыр Административ хокук бозулар кодексының 5.35 мәддәсе буенча административ протоколлар төзелгән.

Хәзер ана кеше читкә чыгып китмәү турында язылу астында тор. Балаларны гаиләдән алу һәм аларга психологик ярдәм күрсәтү, реабилитацияләү өчен балалар үзәгенә урнаштыру мәсьәләсе хәл ителә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: