+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларга сатудагы лимонадны эчермәгез!

Бу татлы эчемлек сәламәтлек өчен бик зыянлы.

Балаларга сатудагы лимонадны эчермәгез!
Балаларга сатудагы лимонадны эчермәгез!

Балалар, гадәттә, кибеттән алган лимонадны бик яратып эчә. Сатудагы лимонадның  сәламәтлек өчен бик зыянлы булуын белми шул алар. Беренчедән, бу татлы эчемлектә шикәр күп, аны куллану йөрәк һәм кан тамырлары авырулары, симерү, икенче типтагы диабет, башка авыруларга сәбәпче була. Шикәрне алыштыручылар да яхшы әйбер түгел. Иң куркынычы — сахарин. Бу канцероген, ул яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.

“Лимонад кандагы шикәр дәрәҗәсен тиз күтәрә, бу энергия һәм кәефнең кискен үзгәрүенә китерергә мөмкин. Стресска тиешле реакция кими, күзәнәкләр тизрәк картая. Моннан тыш, малайларда кандагы шикәрнең еш артуы репродуктив система белән проблемаларга, кызларда иртә җенси өлгерүгә китерә. Бу газлы суда шулай ук лимон кислотасы бар, ул теш эмалына зыян китерергә мөмкин, кариес һәм башка теш проблемаларын үстерә. 6 яшькә кадәрге балаларга лимонад һәм башка газлы эчемлекләр бирү катгый тыела”, — ди Дәүләт мәгариф университетының табигый фәннәр факультеты деканы вазыйфаларын башкаручы Ирина Лялина.

Белгеч әйтүенчә, сатудагы лимонадка төрле химик матдәләр: консервантлар, синтетик буяулар һәм ароматизаторлар өстәргә мөмкиннәр.

Шуңа күрә, өйдә үзең ясаган лимонад балалар өчен файдалы да, тәмле дә булачак.

1 литр суга (минераль су да кулланырга мөмкин)  2-3 лимон суты салыгыз.  Шуңа 2-3 аш кашыгы бал, бөтнек һәм карлыган яфрагы кушыгыз.

Бизәү өчен лимон кисәкләрен кулланырга мөмкин.

Мондый лимонад тәмле генә түгел, файдалы да булачак, анда артык шикәр һәм канцерогеннар юк, лимон С витаминына бай, ә бал антибактериаль сыйфатка ия һәм анда антиоксидантлар күп.

 

Фото: ethnopolis.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: