+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Помидор яфракларын кайчан өзәргә?

Бакчачы әти-әниләргә киңәшләр.

Помидор яфракларын кайчан өзәргә?
Помидор яфракларын кайчан өзәргә?

Кайбер бакчачылар помидорның җиргә тиеп торучы аскы яфракларын өзү артык, кирәкмәгән эш дип саный. Ләкин бу алай түгел. Аскы яфраклары яктылыкны тоя алмый, чөнки аларны куакның өске өлеше күләгәли. Өстәвенә, яңгырлар вакытында аларга фитофтора споралары ябыша. Авыру нәкъ менә аскы яфраклардан башлана.

Помидорлар агара, хәтта кызара башлагач, яфракларны өзә башларга кирәк. Моны акрынлап эшлиләр – башта 1-2 яфрак, берничә көннән соң тагын бер пар. Шулай акрынлап беренче тәлгәш астындагы барлык яфраклар алып ташлана.

 Нигә аларның барысын да берьюлы өзеп ташларга ярамый? Чөнки кискен дисбаланс барлыкка килә: тамырлар суны элеккечә үк күләмдә чыгаруны дәвам итә, ә аны парга әйләндерүче яфраклар азая. Нәтиҗәдә, су җимешләргә китә һәм алар ярыла башлый.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: