+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларга Казанны күрсәтергә уйлаганнардыр да соң...

Уфада яшәүче күпбалалы гаилә коточкыч авариягә очраган.

Балаларга Казанны күрсәтергә уйлаганнардыр да соң...
Балаларга Казанны күрсәтергә уйлаганнардыр да соң...

Татарстанның Актаныш районында 9 июль төнендә М-7 «Волга» автоюлының 1139нчы чакрымында, юл эшләре барган урында, авария булган.  Беренчел мәгълүматлар буенча, 36 яшьлек “Kia” автомобиле йөртүчесе,  башка полосага күчкәндә, хәвефсез тизлекне сайламаган һәм юл коймасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, каршы як полосага чыккан һәм MAN йөк автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авариядә 8 яшьлек пассажир кыз урында ук һәлак булган, водитель, баланың әтисе, дәваханәгә алып барганда вафат булган. Әни һәм тагын ике бала, 2 һәм 12 яшьләрдәләр, төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылганнар.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Чаллы табиблары, санитар авиация ярдәмендә зыян күргән балаларны Республика балалар клиник дәваханәсенә алып киткәннәр. Аларның хәле уртача авырлыкта. Әниләре Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсендә, реанимациядә. Хатын- аңында, үзе сулыш ала, реанимация бүлегендә күзәтелә.

“Башинформ”га үз чыганагы аша билгеле булуынча, җиңел автомобильдә Уфада яшәүче күпбалалы гаилә булган.

"Белгәнемчә, ике гаилә ике машинада Уфадан Казанга киткән. Һәм юлда бәхетсезлек булган. Гаилә күпбалалы, дус-тату. Алар турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Һәлак булган кыз һәм аның әтисе бик кызганыч. Бәлки, бала аның янында алгы утыргычта булгандыр. Аларның әниләре әле дә реанимациядә”, - дип сөйләгән гаиләне белгән кеше.

Вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана, тикшерү бара.

 

Фото: ГАИ Татарстан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: