+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Баланы табарга ярдәм итегез!

Кырмыскалы районында 9 яшьлек Артур югалган.

Баланы табарга ярдәм итегез!
Баланы табарга ярдәм итегез!

2015 елда туган Артур Байков кичә, 18 июльдә, Подлубовский авыл биләмәсенә караган “Ветеран” бакчачылык ширкәтендә югалган. Бу хакта “Лиза Алерт. Башкортостан” волонтерлары хәбәр итә.

Артурның билгеләре: буе 126 см, ябык гәүдәле, чәчләре һәм күзләре коңгырт төстә.

Югалган көнне өстенә зәңгәр төстәге фуболка, зәңгәр трико, шул ук төстәге оеклар кигән булган.

Бала медицина ярдәменә мохтаҗ. Аның турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән 8 800 700 54 52 яисә 112 номеры буенча шалтыратулары сорала.

 

Фото: “Лиза Алерт. Башкортостан” төркеме

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: