+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Изгелек эшләргә дә куркырсың

Студент кыз айфонын югалткан кешегә ярдәм итәргә уйлаган да соң...

Изгелек эшләргә дә куркырсың
Изгелек эшләргә дә куркырсың

Бөредә студент кыз мошенниклар тозагына эләккән. Төркемдәге чатларының берсендә ул айфонын югалткан һәм аны табарга ярдәм итүне сораган таныш булмаган кешенең белдерүенә тап була. Мәрхәмәтле кыз шунда ук җавап бирә.

Айфонны эзләп табу өчен мошенник кызга үзенең телефонында югалган гаджетның логины һәм пароле белән аккаунтка керергә тәкъдим итә. Янәсе, шул вакытта геолокацияне күзәтеп, айфонны табарга мөмкин булачак.

Студент кыз таныш булмаган кеше әйткәннәрне эшли, тик шул мизгелдә үк үзенең айфонына керү мөмкинлеген югалта.  Ә мошенник бик хәйләкәр булып чыга, акча сорый. Кыз, ул сораган сумманы күчерми торып, айфонына керә алмый.

Беркайчан үз гаджетыгызга башка кешенең телефон парольләрен кертмәгез!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: