-1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Киләсе елда БДИ ничек узачак?

“Рособрнадзор” җитәкчесе Анзор Музаев бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

Киләсе елда БДИ ничек узачак?
Киләсе елда БДИ ничек узачак?

Бердәм дәүләт имтиханы 2025 елда иске тәртип буенча узачак, хәтта альтернатива тәкъдим ителсә дә, дип белдерде “Рособрнадзор” җитәкчесе Анзор Музаев. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Элегрәк Дәүләт думасының мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Яна Лантратова хәбәр иткәнчә, БДИны гамәлдән чыгару турындагы закон проектын карауны депутатлар октябрьгә планлаштырганнар.

"Укучылар борчылмасын, БДИ-2025 уздыру турында мәсьәлә ябык", - дип белдерде Музаев. Аның әйтүенчә, имтиханнарга кагылышлы барлык башлангычлар һәм үзгәрешләр тестка кадәр кимендә ике ел алдан кабул ителә.

Аның сүзләренчә, хәзер җитди үзгәрешләр уйлап табу һәм аларны БДИга кертү мөмкин түгел. "Мин хәзер ниндидер кардиналь яңалык уйлап табарга мөмкин булуына ышанмыйм. Без Дәүләт думасы белән әңгәмә алып барганда, без алым 2017 елдагы кебек, барысын да нигезенә кадәр җимереп, ә аннары яңаны төзү, булырга тиеш түгел дибез.  Без булдырган нәрсәләр өстендә эшләргә кирәклеге турында сөйлибез", — дип белдерде Музаев. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләрен бәхетле тоячак БДИ процедурасын уйлап табу мөмкин түгел, дип билгели ул.

"Мондый хәл беркайчан да булмаячак һәм булмады да. Бу имтихан, анда үз белемеңне күрсәтергә кирәк. Аның ничек узуы мөһим түгел", - ди ведомство башлыгы.

 

Фото: ria.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: