+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Баланың аягына кем аткан?

Уфада подъезд алдында уйнаган кызларның берсе бәлагә тарыган.

Баланың аягына кем аткан?
Баланың аягына кем аткан?

18 июнь көнне Уфаның Касыйм урамындагы торак йорт подъезды алдында билгесез кеше кыз баланың аягына аткан. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, полициягә тән җәрәхәтләре алган кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. Билгеле булуынча, кыз пневматик коралдан ату аркасында аягына җәрәхәт алган. Кызны ашыгыч ярдәм машинасында шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Табиблар балага медицина ярдәме күрсәткән, пулянв алганнар. Шулай ук судмедэкспертиза узуга юллама биргәннәр.

"Полиция хезмәткәрләре булган хәлнең барлык шартларын ачыклый. Видеокүзәтү камераларыннан язмалар алынды. Әгәр дә сез әлеге вакыйга буенча нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, бу хакта полициягә хәбәр итүегезне сорыйбыз”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

 

Фото: социаль челтәрләр

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: