-1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Янгын хәбәрчесенең батареясы булмаган...

Күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан.

Янгын хәбәрчесенең батареясы булмаган...
Янгын хәбәрчесенең батареясы булмаган...

Белорет шәһәрендә күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгың Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Балаларның әнисе якты утка һәм чыртлап янган тавышка уянып киткән. Бу вакытта суыткыч артын инде ялкын ялмап алган була. Хатын дүрт баласын уятып, алар белән урамга йөгереп чыккан. Күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырткан.

Янгын бүрәнә янкормалы йортның 47 квадрат метрын чолгап алган. Аны сүндерүгә 6 белгеч һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән. Кешеләрдән беркем дә зыян күрмәгән.

Күпбалалы гаиләгә бушлай янгын хәбәрчесе биргән булганнар. Янгын чыккан вакытта приборның батареясы утырган булган. Ул эшләгән булса, иртәрәк уянырга, милекне коткарып калырга мөмкин булыр иде, ди ведомство белгечләре.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: