+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

9 яшьлек кыз суга батып үлгән

Фаҗигале хәл бүген Миякә районында булган.

9 яшьлек кыз суга батып үлгән
9 яшьлек кыз суга батып үлгән

 

Миякә районының Илчегол авылы янындагы Дим елгасында су коенганда 9 яшьлек кыз батып үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ике кыз Дим елгасында су коенган, кинәт аларның берсе бата башлаган, икенчесе кыз дустын коткарырга тырышып караган, ләкин үзе дә чак кына суга батмы калган. Шаһитлар аны судан чыгарырга өлгергәннәр. Шунда булган кешеләр үз көчләре белән суга баткан кызны табарга тырышып караганнар. Булдыра алмагач, ашыгыч хезмәтләр чакыртканнар.

МЧС хезмәткәрләре янә искәртә:

Балаларны су буйларында  караучысыз калдырмагыз.

Таныш булмаган урыннарда суга чуммагыз.

Балаларга аңлатыгыз: җиһазланмаган урыннарда су коенырга ярамый.

 

Фото: МЧС по РБ

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: