+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Баланың вейп тартуын белгәч нишләргә?

Белгеч киңәшләренә колак салыгыз.

Баланың вейп тартуын белгәч нишләргә?
Баланың вейп тартуын белгәч нишләргә?

Балалар психологы Дарья Дугенцова Яңалыклар иҗтимагый хезмәтенә биргән интервьюсында үсмерне ничек вейп тартудан арындырырга икәнлеген аңлаткан.

Психолог билгеләвенчә, үсмерлек чоры — ул бунт, бәйсезлек һәм баланың үз юлын эзләү вакыты. Бу чорда ул әти-әнисен сирәк тыңлый, ә аларның үгет-нәсыйхәтләре һәм киңәшләре ачуын гына китерә.

"Өлкәннәр тарафыннан үсмерләргә нотык сөйләү – кирәкмәгән мәгълүмат. Безгә аларга нинди дә булса мөһим фикерне җиткерү өчен шул хакта сөйләшү мөһим. Ягъни безнең бурыч бу вакытта бераз психолог булу. "Вейп тарту начар, вейп тартма", — дип әйтмәскә, ә сораулар бирергә кирәк", — дип аңлата белгеч.

Аның сүзләренчә, балага электрон сигарет тартуның начар булуы турында үзенә нәтиҗә өчен ясау мөһим. Мәсәлән, кемнеңдер авызында вейп шартлавы турындагы мәгълүматны сөйләгез яисә үзенә укырга бирегез. Иң мөһиме, акырмый-бакырмый гына баланы сөйләшүгә чакыру, сорауларга җаваплар эзләү аны "дөрес фикергә" китерәчәк, ди Дугенцова.

 

Фото: cdn.nur.kz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: