+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Баланың хәле авыр...

Бүген Уфада җиде яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән.

Баланың хәле авыр...
Баланың хәле авыр...

Бүген көндез Уфада яшәүче бер гаиләдә бәхетсезлек очрагы булган. Телеграм-каналларда хәбәр ителгәнчә, бала торак йортның алтынчы катында урнашкан фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән. Социаль челтәрләрдә басылган язмада, аркасы белән асфальтка килеп төшкән кыз бала янында москит челтәре ятканы күренә.

Зыян күрүче янына шунда ук үтеп баручылар килә, аңа ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша башлыйлар, ашыгыч ярдәм чакырталар. Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз исән калган, аңында булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Соңрак ачыклануынча, 2017 елгы кыз, москит челтәренә таянып, алтынчы кат тәрәзәсеннән килеп төшкән. Бу вакытта өйдә тагын ике кечкенә баласы белән аның әнисе була. Төрле җәрәхәтләр алган баланы дәваханәгә алып киткәннәр.

Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, баланың хәле авыр.

"Пациентка реанимация бүлегендә ята. Дәвалау-диагностика ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә", — дип белдерәләр министрлыкта.

 

Фото:УГЗ по Уфе

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: