+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Без эссе һәм коры җәй көткән идек...

Коеп яуган яңгырлар аркасында ихаталарны су баскан.

Без эссе һәм коры җәй көткән идек...
Без эссе һәм коры җәй көткән идек...

Койма яңгырлар аркасында Туймазы елгасы ярларыннан чыккан. Су күтәрелү нәтиҗәсендә ишегаллары, гаражлар һәм берничә йорт территориясе су астында калган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Урынга кичекмәстән ведомство хезмәткәрләре килгән. Коткаручылар үзгәрешләргә оператив җавап бирү өчен бу төбәктәге хәлне, һәр ихатаны контрольдә тота.

“Календарьда җәй булуга карамастан, безгә язгы ташу вакытындагыча эш итәргә туры килә. Хәзерге вакытта халыкны эвакуацияләү таләп ителми. Явым-төшем кимү сәбәпле, Туймазы елгасының су дәрәҗәсе кими башлады. Һәрхәлдә, безнең белгечләр су баскан районнарда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен әзер тора”, - ди ведомство белгечләре.

 

Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: