+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мангалда учак кабызмакчы булган

Бик каты тән пешүләре алган баланы санавиация белән Уфага китергәннәр.

Мангалда учак кабызмакчы булган
Мангалда учак кабызмакчы булган

Уфа шәһәренең 18нче шәһәр клиник дәваханәсенең Пешү үзәгенә көчле тән пешүләре алган 8 яшьлек баланы китергәннәр. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Бәхетсезлек очрагы кичә, 21 июльдә, Баймак районының Юмаш авылында булган. Мангалда учак кабызганда 2016 елда туган малайның башы, муены, гәүдәсе, куллары, уң як аягы нык пешкән, бала ингаляцион җәрәхәт алган. Аны ашыгыч рәвештә санавиация ярдәмендә Уфадагы Пешү үзәгенең реанимация бүлегенә китергәннәр. Хәле бик авыр, дип бәяли табиблар.

“Әти-әниләр! Балаларга мангалда, мичтә учак яндырырга, газ плитәләрен кабызырга кушмагыз.

Янып китү куркынычы булган приборларны балалардан ерак урында саклагыз.

Балаларны янгын вакытында үзләрен дөрес тотарга өйрәтегез.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү белән бәйле барлык очракларда үзегез үрнәк булыгыз”, - дип кисәтә МЧС белгечләре.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: