+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларда нинди үче булган?

10 яшьлек кызны пневматик коралдан атып җәрәхәтләгән кешенең кем булуы ачыкланган.

Балаларда нинди үче булган?
Балаларда нинди үче булган?

18 июнь көнне Уфаның Касыйм урамындагы торак йорт подъезды алдында баланың аягына атулары  турында хәбәр иткән идек инде.  Аның Уфада яшәүче 62 яшьлек ир булуы ачыкланган.

Уфаның Калинин районы буенча тикшерү бүлеге аны  “корал кулланып кылынган хулиганлык” мәддәсе буенча җинаять кылуда гаепли. Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе һәм төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтләре хәбәр итүенчә, 18 июльдә 10 яшьлек кыз, Касыйм урамындагы йорт ишегалдында, дус кызлары белән бергә, яңгырдан подъезд козырегы астына яшеренгән. Бу вакытта гаепләнүче, күрше йортның икенче катында урнашкан фатирыннан, пневматик винтовкадан балаларга аткан һәм 10 яшьлек кызның аягына эләккән. Бала булган хәл турында әти-әнисенә сөйләгән. Аның аягыннан травмпунктта диаметры 4,5 мм булган пуля чыгарганнар. Кызның әти-әнисе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

"Русия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре тарафыннан, Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары белән берлектә үткәрелгән кичектергесез чаралар нәтиҗәсендә атучыны кыска вакыт эчендә билгеләү мөмкин булды. Сорау алу барышында 62 яшьлек гаепләнүче үз гамәлен тавышланып, аңа комачаулаган балаларны куркытырга теләве белән аңлата”, — дип хәбәр иттеләр ведомстволарда.

Суд гаепләнүчене сак астына алу рәвешендә чикләү чарасын сайлаган.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: