+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дөяне кем урлаган?

Цирк директоры бу хәл турында социаль челтәрләрдән белгән.

Дөяне кем урлаган?
Дөяне кем урлаган?

Нефтекамада бер төркем яшьләр цирктан Аксель кушаматлы дөяне алып китәләр һәм аңа шәһәр буйлап экскурсия оештыралар. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, хайван “Круиз" цирк-шапитосыныкы. Артистлар 21 июльдә чыгышларын тәмамлап, йокларга яткан булалар. Бу вакытта урындагы егетләр дөяне урамга алып чыгып китәләр, аның белән шәһәр буйлап йөриләр, ә аннары “өенә” кире кайтарып куялар.

Билгеләп үтелгәнчә, цирк директоры бу хәл турында социаль челтәрләрдән белгән. Ул полициягә гариза язган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр теркәлгән, дип белдерәләр.

"Әлеге вакытта полиция бу хәлгә катнашы булган затларны билгели. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк", - дип белдерәләр ведомствода.

 

Фото:соцсети

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: