+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Кабынган плитәдә табасын калдырган...

Биш бала һәм 82 яшьлек әбекәйнең гомерен янгын хәбәрчесе саклап калган.  

Кабынган плитәдә табасын калдырган...
Кабынган плитәдә табасын калдырган...

Нуриман районының Яңа Күл авылында 82 яшьлек әбиләре белән бергә яшәүче биш балалы гаиләне фаҗигадән янгын хәбәрчесе коткарып калган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

32 яшьлек йорт хуҗабикәсе төшке аш әзерләгән. Ул аш бүлмәсендә плитәгә майлы таба куйган, ә үзе игътибарын читкә юнәлткән: күкрәк сабыен ашатырга дип залга кергән. Берникадәр вакыттан соң кухняда янгын хәбәрчесе эшли башлаган. Хатын йөгереп килеп, аш бүлмәсенең төтен эчендә булуын күргән.

Бәхеткә, майлы табага ут кабып өлгермәгән. Күпбалалы ана тиз генә өйне җилләткән. Бу вакытта балалары да, әнисе дә өйдә булган.

Мини-сиреналар кешеләрне тиз арада янгын турында кисәтә һәм алар бинадан вакытында чыгып өлгерә ала. Өйләрегезгә янгын турында хәбәр бирүче мини-сирена куярга вакыт кызганмагыз, әти-әниләр. Аның батарейкасын вакытында алмаштырырга онытмагыз.

Янгын хәбәрчесе социаль хәвефле хәлдә булган, аз керемле күпбалалы гаиләләргә, шулай ук балалары туган гаиләләргә (2019 елдан хәбәрчеләр яңа туган балалар өчен бүләк җыелмасы белән бергә тапшырыла), 55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләргә, җиде яшькә кадәрге баласы булган гаиләләргә, “сугыш чоры балалары”на ─ 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туганнарга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугирнең гаилә әгъзаларына, Бөек Ватан сугышы инвалидларына, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидларына, коммерцияле булмаган бакчачылык яисә дача ширкәтләрендә яшәүчеләргә, шәхси йортларда яшәүче пенсионерларга, урындагы хакимият тәкъдиме буенча янгын хәвефсезлеге дәрәҗәсен күтәрүгә мохтаҗ дип табылганнарга бушлай бирелә. Автоном янгын хәбәрчесен алу өчен урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итәргә яисә эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр 8 (347) 272-00-24 телефоны буенча Янгыннарны кисәтү үзәгенә, яки [email protected] электрон почтасына гариза бирергә кирәк.

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: