+8 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Лифтта – елан!

Уфада күпкатлы йортта яшәүче хатын коткаручылар чакырткан.

Лифтта – елан!
Лифтта – елан!

Күптән түгел Әбҗәлил районының Аскар авылында яшәүче хатынны агулы елан чагуы турында хәбәр иткән идек. Бу хәл шәхси йорт ихатасында булган иде. Шушы көннәрдә елан шәһәрдә яшәүчеләрнең дә котын очырган. 

Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты коткаручылары Уфаның Дим районында, Ухтомский урамындагы йорт лифтында, елан тоткан. Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ярдәм сорап күпкатлы өйдә яшәүче хатын мөрәҗәгать иткән.

Коткаручылар лифт шахтасына кереп киткән еланны тотып, кырга чыгарганнар.

 

Фото: Гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: