-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балаларга этләрне урамда йөртү тыела!

Республика территориясендә тиешле төзәтмәләр июльдән үз көченә керде.

Балаларга этләрне урамда йөртү тыела!
Балаларга этләрне урамда йөртү тыела!

Балигъ булмаган балаларга дүртаяклы дуслары белән урамда йөрү өчен паспорт алу яшен көтәргә туры киләчәк, дип хәбәр итәләр Дүәләт җыелышы- Корылтайда.

Башкортстанда "потенциаль куркыныч" этләрне 14 яшьтән генә йөртергә мөмкин булачак— төбәк территориясендә тиешле төзәтмәләр июль аеннан үз көченә керде. Шул ук вакытта бер кеше бердән артык хайванны урамда йөртә алмаячак.

Депутатлар аңлатканча, сүз 30 сантиметрдан зурырак этләр турында бара. Башка чикләүләр дә гамәлгә керде: беркетелгән тәртип буенча, мондый хайваннарга хуҗасының киртәләнгән участогы чикләрендә генә иркен йөрергә мөмкин булачак. Башка урыннарда — бары тик борынчыкта һәм бау белән генә.

Шул ук вакытта закон күрү сәләте буенча инвалидларны озатып йөрүче махсус өйрәтелгән этләргә чикләүләр кертелми.

— Күрсәтелгән кагыйдәләрне бозу Башкортстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексында каралган җаваплылыкка китерә. Җаваплылык гражданнар, вазыйфаи һәм юридик затлар өчен штрафлар күздә тота, — дип аңлата спикер Константин Толкачев.

 

Фото: kartinki.pics

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: