-4 °С
Болытлы
Зилаер районының Юлдыбай авылында күпбалалы гаилә яшәгән йортта янгын чыккан. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүрәнә йорт һәм җәйге аш бүлмәсе янган. Янгынны сүндергәннәр. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дознавателе мәгълүматы буенча, йортта әниләре белән биш бала яшәгән. Бәхеткә, аларның берсе дә зыян күрмәгән. Гаилә туганнарында яшәячәк.
Янгынның сәбәбе һәм килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыклана, дип билгелиләр ведомствода.
Фото:МЧС по РБ