Алар ешрак шул авырулардан интегүчеләрнең рационында очрый, дип сөйләгән “Российская газета”га кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Анна Кореневич.
Белгеч әйтүенчә, бу башлыча – тиз углеводлар. Аларга ак икмәк, татлы ризыклар, макарон, ак дөге һәм бәрәңге кебек гарнирлар керә. Моннан тыш, “тыелган” ризыклар арасында — трансмайлар, консервалар, арзан пальма мае һәм тоз.
Табиб шул ук вакытта куркыныч хәлләрнең сәбәбе, мәсәлән, инфаркт, еш кына дөрес тукланмаудан гына да түгел, ә стресс булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә психологик халәт белән эшләү һәм диетаны акрынлап үзгәртү мөһим, дип нәтиҗә ясаган эксперт.