-1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Педагог “мәктәп директорына” 1,5 миллион сум акча күчергән...

Укытучыга җитәкчесеннән ватсапка хәбәр килә.

Педагог “мәктәп директорына” 1,5 миллион сум акча күчергән...
Педагог “мәктәп директорына” 1,5 миллион сум акча күчергән...

Нефтекама полициясенә мошенниклык турында гариза белән урындагы мәктәп педагогы мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, «Ватсап» мессенджерында ул янәсе белем бирү учреждениесе директорыннан хәбәр алган, ул аларның бухгалтерияләрендә «кырын» эшләр ачыклаулары һәм аңа тикшерүчеләр шалтыратачагы турында белдергән.

Бераздан гражданкага чыннан да «Мәскәүдән тикшерүче» шалтыраткан, ул хәтта үзенең хезмәт таныклыгының фотографиясен дә җибәргән. Шалтыратучы аны мәктәп бухгалтериясе экстремистларны финанслаган һәм янәсе җинаятьчеләр аның банк счетларын үзләштергән һәм акчасын алырга тырышалар дип ышандыра. Хатынга ашыгыч рәвештә акчасын алырга һәм хәвефсез счетка салырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп ул аферистларга 373 мең сумга якын акчасын күчергән.

Аннары билгесез кешеләр гражданкага аңа кредитлар рәсмиләштерүләре турында хәбәр иткәннәр. Гаризаларны гамәлдән чыгару өчен зыян күрүчене берничә банкка кредит алырга җибәргәннәр. Шулай итеп ул фатирны ремонтлау һәм йорт төзү сылтавы белән берничә кредит алган һәм җинаятьчеләр счетына күчергән. Педагогка килгән зыянның суммасы 1 миллион 423 мең сум тәшкил иткән.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: