Барлык яңалыклар

Учетка да куячаклар, мәктәптә дә беләләр!

Үсмерләр питбайкларда тимер юл буенда күңел ачкан.

Учетка да куячаклар, мәктәптә дә беләләр!
Учетка да куячаклар, мәктәптә дә беләләр!

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа линия идарәсе хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә балаларның тимер  юлы янында питбайкларда күңел ачуы турындагы видеога тап булганнар. Язмада күренгәнчә, “Уң як Агыйдел " тукталышы платформасында үсмерләр питбайкларда җәяүлеләр өчен тимер юл күпере аша узалар һәм спорт транспортында җәяүлеләр баскычы буйлап төшәләр. Питбайк хуҗаларын эзләү һәм ачыклау белән транспорт полициясенең балигъ булмаганнар эшләре бүлеге инспекторлары шөгыльләнгән.

Алар балигъ булмаган хокук бозучыларның берсен ачыклаганнар. Үсмер Уфа мәктәпләренең берсендә укый. Аның әти-әнисенә карата протокол төзелгән. Материаллар шулай ук яшәү урыны буенча Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә, территориаль Эчке эшләр бүлекләренә һәм мәктәпкә җибәрелгән.

Инспекторлар хокук бозучы һәм аның законлы вәкилләре белән әңгәмә үткәргән. Питбайк, спорт инвентаре буларак, бары тик тренировкалар һәм ярышлар өчен генә тәгаенләнгән. Питбайкта махсус билгеләнгән урыннарда йөрергә кирәк.

 

Фото: социаль челтәрләрдән

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: