Барлык яңалыклар

“Ачык тәрәзә төбендә бала басып тора...”

Бүген иртәнге алтыда Уфаның Гобәйдуллин урамында булган бу хәл.

“Ачык тәрәзә төбендә бала басып тора...”
“Ачык тәрәзә төбендә бала басып тора...”

Бүген иртәнге 6лар тирәсендә Уфа шәһәренең Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә Гобәйдуллин урамындагы торак йортның 6нчы катындагы ачык тәрәзә төбендә бала басып торуын хәбәр иткәннәр. Урынга Уфаның Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре чыккан.

Коткаручылар килгәндә, тәрәзәдә инде берсе дә күренмәгән, ләкин ул әле ачык булган. Коткаручылар фатирга кергәннәр. Анда 6 яшьлек малай үзе генә булган. Хезмәткәрләр баланың әнисенә шалтыраткан. Ярый әле аның телефон номеры күршеләрендә булган. Хатын бик тиз кайтып җиткән. Коткаручылар әнисе һәм бала белән профилактик әңгәмә үткәргән.

“Әти-әниләр, балагыз ача алмасын өчен тәрәзәләргә  фиксаторлар куегыз. Балаларны тәрәзә төбендә уйнарга өйрәтмәгез. Иң мөһиме –  караучысыз калдырмагыз!” – дип янә кисәтә коткаручылар.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: