+10 °С
Болытлы
Булган хәл турында мәгълүмат ашыгыч хезмәтләргә килгән. Урында оператив рәвештә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре килгән. Бәхеткә, кешеләрдән беркем дә зыян күрмәгән.
"Вакыйганың шартларын ачыклау өчен урынга Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инструкторлары килде. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыккан йортта 4 һәм 13 яшьлек балалар үзләре генә булган”,- дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Янгынның сәбәбе ачыклана.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте