Барлык яңалыклар

Ниһаять, тыялар!

Русиядә балаларга энергетик эчемлекләр сату рөхсәт ителмәячәк. Кайчан?

Ниһаять, тыялар!
Ниһаять, тыялар!

Дәүләт думасы балигъ булмаганнарга энергетик эчемлекләр сатуны тыя торган закон проектын өченче укылышта кабул итте. Тыю 2025 елның мартыннан үз көченә керә. Карар кичә, 31 июльдә, пленар утырышта кабул ителде.

Чикләүләр балигъ булмаганнарга алкоголь сатуны тыюга охшаш булачак. Закон проекты нигезендә, әгәр сатучының сатып алучының яшенә карата шикләре булса, энергетик эчемлекләрне ваклап сату рөхсәт ителми. Кибет хезмәткәре сатып алучының яшен раслый торган документ таләп итәргә хокуклы.

"Яшьләр арасында һәр икенчесе энергетик куллана. Мондый эчемлекләрнең зарары табиблар тарафыннан исбатланган – алар гипертония, йөрәк ишемиясе, диабет һәм башка авырулар үсеше куркынычын арттыра", - дип ассызыклады Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Моннан тыш, яңа закон төбәкләргә бу өлкәдә тәртип урнаштыру өчен өстәмә вәкаләтләр бирде. Мәсәлән, энергетик эчемлекләрне сату урынын һәм вакытын чикләргә.

Энергетиканы көн саен эчсәң, организм белән нәрсә була.

 

Фото: image.mel.fm

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: