Коткаручылар Павловка сусаклагычында балалы гаиләне коткарган.
Кичә, 7 августта, Павловка сусаклагычында рейд үткәрү вакытында Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары балалы гаиләгә ярдәм күрсәткән.
Гаилә утырган көймә сулык уртасында көймәгә кинәт су тула башлаган. Коткаручылар гаиләне көймәдән эвакуацияләп, ярга китергәннәр.
Бәхеткә, барысы да яхшы тәмамланган. Сулыкларда сак булыгыз, әти-әниләр. Коткаручы жилеткалар, көймәнең төзек булуы турында алдан хәстәрлек күрегез. Балаларны күз уңыннан югалтмагыз.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты