+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

12 яшьлек бала гына исән калган

Коточкыч авариядә өч кеше һәлак булган.

12 яшьлек бала гына исән калган
12 яшьлек бала гына исән калган

Баймак районында "Chevrolet Cruze" автомобиле  әйләнеп капланган. Өч кеше урында һәлак булган, бары тик 12 яшьлек малай гына исән калган.

Авария 7 август кичендә Бәкеш-2 нче Иткол автоюлының 10 чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, 39 яшьлек "Chevrolet Cruze" водителе борылышта идарә итүне башкара алмаган һәм кюветка төшеп капланган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә водитель һәм аның ике пассажиры, 41 һәм 34 яшьлек ир-егетләр, ашыгыч медицина ярдәме килгәнче вафат булган. Шулай ук автомобиль салонында 12 яшьлек малай булган, аны җәрәхәтләр белән авария урынына килгән медицина хезмәткәрләре дәваханәгә алып киткән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана. Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз, әти-әниләр!

 

Фото: ГАИ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: