-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
10 август 2024, 10:45

Яңа туган сабыйларны сатканнар...

Күпбалалы ана җиде баланы сатуы турында үз гаебен таныган.

Яңа туган сабыйларны сатканнар...
Яңа туган сабыйларны сатканнар...

Мәскәүдә яшәүче күпбалалы ана Юлия Логинова ким дигәндә җиде яңа туган сабыйны сату турындагы җинаять эше кысаларында үз гаебен таныган һәм тикшерү белән актив хезмәттәшлек итә.

Бу хакта хокук саклау органнары хәбәр итә.

Эшне тикшерү барышында сатылган балалар туган медицина учреждениеләреннән документлар алынган, фигурантларның балалар белән сату итүгә катнашы барлыгын күрсәтүче шаһит күрсәтмәләре алынган, ә гаепләнүчеләр арасында күзгә-күз очрашулар үткәрелгән.  “Җинаятьләргә катнашлыгы гаепләнүчеләрнең үзләренең күрсәтмәләре, шулай ук аларның мобиль һәм компьютер техникасын карау нәтиҗәләре, ЗАГС органнары документлары һәм молекуляр-генетик экспертизалар бәяләмәсе белән расланган", - дип билгелиләр хокук саклау органнарында.

Җинаять эшенең икенче фигуранты Логинованың ахирәте — Наталья Патока була, ул, тикшерүчеләр фикеренчә, авыр тормыш хәлендә калган һәм баласын үзенә алырга теләмәгән йөкле хатын-кызлар өчен приютлар оештырган. Тикшерү версиясе буенча, эш буенча гаепләнүчеләр аларга бала табуны оештырган, азык-төлек, дарулар һәм медицина хезмәтләре белән тәэмин иткән. Патокага авырлы хатыннар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр, дип белдерә тикшерүчеләр. Туганнан соң балаларны алып, ялган документлар буенча үзләренеке итеп теркәгәннәр.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: