-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
11 август 2024, 14:25

“Баштанаяк юешләнгән, хәлдән тайганнар иде...”

Урманда төн кунган балалар табылган.

“Баштанаяк юешләнгән, хәлдән тайганнар иде...”
“Баштанаяк юешләнгән, хәлдән тайганнар иде...”

Иглин районында урманда югалган балалар табылды, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә полициягә 23:00 сәгатьтә 13 һәм 14 яшьлек ике үсмернең югалуы турында гариза килгән. Әти-әниләре әйтүенчә, балалар урманга гөмбә җыярга киткән һәм кичкә өйләренә әйләнеп кайтмаганнар. Аларны үзаллы эзләп таба алмагач, полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Югалган балаларны эзләүгә полиция хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе коткаручылары, волонтерлык оешмалары, укытучылар, авылдашлары  - барлыгы 87 кеше һәм 22 техника җәлеп ителгән. Бәхеткә, балаларны бүген урманда исән-сау тапканнар.

"11 августта иртәнге сәгать 11дә балаларны кинолог белән аучы тапкан. Алар юешләнгән һәм хәлсез иде, ләкин иң мөһиме, исән-саулар”, — дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

 

Фото: МЧС по РБ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: