Уфа янындагы Нагаево авылында 37 яшьлек водитель хатын питбайкта китеп барган үсмерне бәрдергән. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 37 яшьлек хатын “Киа Рио” автомобиле руле артында, Умартачылар урамыннан Южноуральская урамына борылганда, 12 яшьлек малай идарә иткән “Кайо” питбайкы белән бәрелешүгә юл куйган.
Авария нәтиҗәсендә питбайк йөртүче малай төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Мототранспорты махсуслаштырылган стоянкага урнаштырылган.
Юл-транспорт вакыйгасы буенча тикшерү бара.
Әти-әниләр, мототранспортка утырган бала гомере куркыныч астында. Юл һалакәтенә очрап, ул инвалид яисә бөтенләй исән калмаска мөмкин. Машина йөртү таныклыгы булмаган үсмергә транспорт чарасы бүләк иткән вакытта бу хакта онытмасагыз иде.
Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте