-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
26 август 2024, 21:45

Ике миллион сумнан артык акча күчергән...

Балалар бакчасы хезмәткәре мошенниклар тозагына эләккән.

Ике миллион сумнан артык акча күчергән...
Ике миллион сумнан артык акча күчергән...

Телефон мошенниклары Уфадан балалар бакчасы хезмәткәрен алдаган, ул ике миллион сумнан артык кредит белән калган, дип хәбәр итә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы. Ведомство мәгълүматлары буенча, хатынның телефонына янәсе банк хезмәткәре шалтыраткан. Аның белән сөйләшкәндә хатын телефонына кушымта урнаштырган һәм аңа 1,5 миллион сум күләмендә кредитка гариза язылганын күргән. Мошенник акчаны алар кушкан исәпкә күчерергә кирәк, дип аңлаткан. Аннары ялган хезмәткәрләр аның белән яңадан элемтәгә кергән һәм тагын акча күчерергә  тиешлеге турында хәбәр иткәннәр. Хатын, уяулыгын югалтып, билгесез кешеләрнең барлык күрсәтмәләрен дә үтәп барган.

Алга таба аферистлар алдауларын дәвам иткән. Алар балалар бакчасы хезмәткәренең әнисе турында мәгълүмат сораган. Ләкин хатын шунда ук аның белән телефон мошенниклары сөйләшкәнен аңлап ала һәм сөйләшүне өзә.

Барлыгы, Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ял көннәрендә республика халкы 6 миллион сумнан артык акчаларын югалткан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: