+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Трактор астында калган сабыйның гомере өзелгән...

Баланың имгәнүләре гомерен саклап калырлык булмаган.

Трактор астында калган сабыйның гомере өзелгән...
Трактор астында калган сабыйның гомере өзелгән...

Башкортстанда исерек тракторчы тапаткан өч яшьлек малай турында язган идек. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, кызганычка каршы, сабый төнлә үлгән.

Билгеле булуынча, фаҗигале хәл узган шимбәдә Зилаер районының Юлдыбай авылында булган. Малайны МТЗ-80 тракторы руленә утырган 55 яшьлек ир тапаткан. Бу вакытта сабый бертуган апасы белән урамда уйнап йөргән.

Җитди имгәнгән баланың гомере өчен Баймак табиблары көрәшә. Уфадан санавиация командасы чыга, ләкин имгәнүләр җитди, гомерен саклап калырлык булмый.

Документларны тикшергәч ачыклануынча, 55 яшьлек ирнең трактор йөртү таныклыгы булмаган, транспорт чарасы тиешенчә теркәлмәгән, документлары да юк. Медицина тикшерүе күрсәткәнчә, ул сулаган һаваның литрында 0,869 миллиграмм спирт булган.

 

Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: