Башкортстанда балалар пневматик мылтык белән уйнаганда пуля ату нәтиҗәсендә җәрәхәтләр алганнар. Аларга ярдәмгә Республика балалар клиник дәваханәсе табиблары килгән.
Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, үсмерләрнең берсе Архангель район дәваханәсеннән Республика балалар клиник дәваханәсенә санавиация белән китерелгән. Башкала табиблары баланың уң як үпкәсеннән пуляны операция ясап алганнар.
Ике көннән соң Борай районында шундый ук очрак булган. Үсмер пневматик мылтыктан аркасына яра ала, аның әти-әнисе урындагы дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Табиблар Республика балалар клиник дәваханәсе хирурглары белән киңәшләшкән, шуннан соң баланы Уфага санавиация белән китергәннәр. Табиблар операция барышында сул як диафрагмадан пуляны алганнар.
Бәхеткә, ике үсмер дә тиз вакыт эчендә терелеп, дәваханәдән чыккан.
Әти-әниләр, пневматик корал - уенчык түгел! Пневматика балалар һәм үсмерләр кулына эләгә икән, кызыклы атыш аяусыз уенга әверелә, күпләр җәрәхәтләнә, имгәнә, хәтта үлә. Балаларыгыз гомеренә җаваплы карагыз, өйдә корал саклау, аны куллану кагыйдәләренә җиңел карамагыз!
Фото: Төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте