-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 август 2024, 10:55

Базны ничек әзерләргә?

Яшелчәләр яхшы саклансын өчен бу эшләрне җәй көне башкарырга кирәк.  

Базны ничек әзерләргә?
Базны ничек әзерләргә?

Яшелчә салганчы базны чистартырга, дезинфекцияләргә кирәк.

Иң элек баздан узган елдан калган бөтен чүп-чарны җыеп алыгыз.

Тартмаларны, стеллажларны, кәрзиннәрне  саф һавага чыгарыгыз, анда кояшта күпкә тизрәк кибәчәк.

Дезинфекция өчен барлык киштәләрнең, әрҗәләрнең  өслекләрен бакыр купоросы яки формалин эремәләре белән эшкәртегез.

Барлык ишекләрне, люкларны ачыгыз, дым исе беткәнче базны җилләтегез.

Базда дымлылык нормаль дәрәҗәдә булсын өчен базның төрле урыннарына күмер һәм тоз салынган савытлар куегыз. Бу табигый адсорбентлар артык дымны сеңдерәчәк һәм шуның белән һаваны корырак итәчәк. Аларны даими рәвештә алыштырырга онытмагыз.

Баз, подвал идәне җир икән, коры известь, һичьюгы көл сибегез.

Баз стеналарын корырак итәргә известь эремәсе белән агарту ярдәм итәчәк.

Күкерт шашкасы яндыру күгәрек гөмбәчеге һәм бөҗәкләрдән котылырга булыша. Бу вакытта базда металл әйберләр калмаска тиеш, ул аларны күгәртә.

 

Фото: odstroy.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: