Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
27 август 2024, 21:45

Тракторчыны кулга алганнар

Ул исерек хәлдә өч яшьлек баланы тапаткан иде.

Тракторчыны кулга алганнар
Тракторчыны кулга алганнар

Зилаер районында исерек килеш өч яшьлек баланы тапаткан тракторчыны тоткарлаганнар, дип хәбәр итә Башкортстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәте. Иргә “Исерек хәлдә булган, транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмаган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы»мәддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, 24 август кичендә МТЗ-80 тракторы белән идарә итү хокукына ия булмаган исерек хәлдәге ир, Юлдыбай авылында машина юлы буйлап барганда уң як юл кырыена чыккан һәм өч яшьлек баланың өстенә барып менгән, шуннан соң вакыйга урыныннан качкан. Малайны ашыгыч рәвештә дәваханәгә китергәннәр, ләкин аны коткарып кала алмаганнар.

"Хәзерге вакытта гаепләнүче тоткарланган, аның белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла, шаһитлардан сорау алына, барлык хәлләрне ачыклауга юнәлтелгән тикшерү эшләре башкарыла», – диелә Башкортстан Тикшерү комитетының рәсми хәбәрендә.

 

Фото:пресс-служба СУ СК по РБ

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: