-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 август 2024, 16:10

Биш ай башын “әйләндергәннәр”...

Хәзер миллионнарча кредит түләргә кирәк.

Биш ай башын “әйләндергәннәр”...
Биш ай башын “әйләндергәннәр”...

Миллион сумга кредитка чумган  - Нуриман районы кешесенең телефон мошенниклары белән ярты елга якын аралашу “бәясе” шундый. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 50 яшьлек иргә җинаятьчеләр биш ай дәвамында шалтыраткан. Аферистлар барыбер үз дигәненә ирешкән, ир миллион сумнан артык кредит алган һәм аны билгесез исәпкә күчергән.

Уфада 28 яшьлек ир айдан артык үзен финанс аналитиклары дип таныштырган мошенниклар белән аралашкан. Алар аны “инвестицияләр” өчен исәпкә акча күчерергә күндерәләр. Башта ул зур булмаган суммалар җибәрә, дивидендлар ала. Бу аның ышанычын арттыра. Шуннан соң аферистлар керем арттырырга вәгъдә итеп, ирне 4 миллион сумнан артык кредит алырга мәҗбүр итә. Акча алганнан соң, мошенниклар элемтәгә чыгудан туктый. Нәтиҗәдә, мошенниклар 5 миллион сумнан артык акча урлый, аларның 1,8 миллионы - ирнең шәхси акчалары була.

Бер тәүлектә республика халкы аферистларга 16 миллион сумнан артык акча күчергән.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: