Барлык яңалыклар
Әти-әниләр колагына
28 август 2024, 09:15

Биш яшьлек баланы дәваханәгә озатканнар

Юл-транспорт һәлакәте вакытында ашыгыч ярдәм салонында пациент та булган.

Биш яшьлек баланы дәваханәгә озатканнар
Биш яшьлек баланы дәваханәгә озатканнар

Кичә башкаланың Бакалы һәм Менделеев урамнары киселешендә авария булган.  Ашыгыч ярдәм машинасы “Дастер” автомобиле белән бәрелешкән. 43 яшьлек ашыгыч ярдәм автомобиле водителе светофорда тоткарланмаска ниятләгән һәм маякларын кабызып барганда, чит ил машинасы белән бәрелеш була. Нәтиҗәдә “Газель” бер якка ава.

“Дастер” пассажирлары зыян күргән " -31 яшьлек хатын һәм аның 5 яшьлек кызы дәваханәгә озатылган. Ашыгыч ярдәм машинасында 22 яшьлек фельдшер һәм 75 яшьлек пациент зыян күргән.

"Бакалы һәм Менделеев урамнары киселешендәге авария нәтиҗәсендә ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә өч пациент госпитализацияләнгән. Аларның хәлен табиблар уртача авырлыкта бәяли ", - диелә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

 

Фото: Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: