+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Шаурма гына ашаган иде...”

Табиблар 11 яшьлек кызның гомере өчен биш көн көрәшә.

“Шаурма гына ашаган иде...”
“Шаурма гына ашаган иде...”

Татарстанның Тәтеш шәһәрендә 11 яшьлек кыз шаурма ашаганнан соң үлгән. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

22 август төнендә Татарстанда кызың күңеле болгана, эче авырта, коса башлый. Әти-әнисе балага дару бирә, хәле бераз яхшыргандай була. Ләкин икенче төндә аның ашыгыч ярдәм бригадасы алып китә. Балага токсикоз һәм шок  диагнозы куялар. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен биш көн тырыша. Кызганычка каршы, ул дәваханәдә үлә.

Якыннары сөйләвенчә, бала үзен өйгә якын урнашкан кафедан шаурма алып ашаганнан соң начар хис итә башлый.

“Шаурма гына алган идек, башкача сату ризыклары ашамадык”, – дип сөйләгән баланың әтисе чыганакка.

Суд-медицина чаралары үткәрелә, үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана. Җәмәгать туклануы оешмасы хәзер ябык, анда тикшерүләр бара.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: