Бүген 11:00 сәгатьтә Уфа шәһәренең Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтенә Черниковка бистәсендәге Ирек урамы, 15 адресы буенча 3 нче каттан бала егылып төшүе турында мәгълүмат килгән. Бу хакта Уфаның Гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.
Урынга ашыгыч ярдәм бригадасы чыкты. 4 яшьлек малайны дәваханәгә алып киткәннәр. Беренчел мәгълүмат буенча, бала өйдә әти-әнисе белән булган. Сабый аш бүлмәсендәге ачык тәрәзәдән егылып төшкән.
Әти-әниләр! Балаларны караучысыз калдырмагыз, бигрәк тә ачык тәрәзәле бүлмәләрдә. Урындыкларны һәм бала тәрәзә төбенә менә алырлык башка әйберләрне читкә алып куегыз. Сабыйларны тәрәзә төбендә уйнарга өйрәтмәгез.
Әгәр дә фаҗига була калса, балага табиблар килгәнче кагылырга, аны күтәрергә, урыныннан күчерергә ярамый!