+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әти-әниләре җавап бирәчәк

Уфа районында бер төркем үсмерләр тукталыш платформасына ут төрткән.

Әти-әниләре җавап бирәчәк
Әти-әниләре җавап бирәчәк

Башкортстанда балалар тимер юл станциясендә тукталыш платформасына ут төрткән. Балигъ булмаганнарның җинаятьчел гамәлләре турында Интернет челтәреннән билгеле булган.

26 августта, тәүлекнең караңгы вакытында, үсмерләр төркеме яна торган сыеклык сибеп,  “Дим — Жуково” аралыгында урнашкан Авдон тукталыш платформасын яндырганнар.

Полиция хезмәткәрләре балигъ булмаган хокук бозучыларның кемнәр булуын ачыклаган. Аларның икесе хулиганлык нияте белән платформага янучан сыеклык агызган һәм аңа ут төрткән, шуннан соң платформа янындагы үлән яна башлаган. Үсмерләр Уфа районының Жуково һәм Чишмә районының Алкино авылларында яши. Хокук бозуда катнашкан башка балаларның дә шәхесләре ачыклана.

Балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренә карата административ протоколлар төзелгән. Эш материаллары территориаль Эчке эшләр бүлекләренә һәм мәктәпләргә җибәрелгән.

 

Фото: видеодан скрин, БашДТП ТГ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: